Четверг 28 марта 2024 г.
Фаджр
03:59
Восход
06:17
Зухр
12:46
Аср
16:59
Магриб
19:09
Иша
21:01
Вконтакте Одноклассники Youtube

ОБРАЩЕНИЕ Председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации МУФТИЯ ШЕЙХА РАВИЛЯ ГАЙНУТДИНА по случаю наступления благословенного месяца Рамадан 1444 года Хиджры

ОБРАЩЕНИЕ Председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации МУФТИЯ ШЕЙХА РАВИЛЯ ГАЙНУТДИНА по случаю наступления благословенного месяца Рамадан 1444 года Хиджры
22 Марта 2023 года


Бисмил-ләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Рәхмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән!

Кадерле дин кардәшләрем!

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Аллаһы Тәгаләнең сәламе, Аның рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!

2023 елның 22 мартында, кояш баегач, без – мөселманнар өчен изге, Аллаһының чиксез мәрхәмәте һәм мәгъфирәте белән бәрәкәтләндерелгән мөбарәк Рамазан ае башлана.

Бөек Аллаһ безгә көннең якты вакытын ураза гыйбадәтен кылуда үткәрердәй ай бүләк иткән. Уразаның нигезендә тирән хикмәт бар, ә аны үтәүчеләргә Раббыбыз биниһая әҗер-савапларын бирә. Безгә исә Аллаһы Тәгалә каршында тагын да көчлерәк итәгать күрсәтеп, үзебезне гөнаһлардан саклап, гыйбадәттә һәм игелекле гамәлләрдә тырышлык куеп, сабырлык һәм үҗәтлек белән ураза тотарга тиеш.

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм гафу-мәгъфирәтенә ирешү өмете белән изге Рамазанны төзәлергә, сафланырга мөмкинлек вакыты буларак, түземсезлек белән көтәбез. Безнең өчен Рамазан ае мөэмин-мөселманнарга олуг бәхет һәм зур шатлык бүләк итәчәк иң яхшы кунак кебек. Пәйгамбәребез Мөхәммәт ﷺ нең ышанычлы хәдисендә болай диелгән:

«Сезгә бәрәкәтле Рамазан ае килде! Бу айда Аллаһы Тәгалә сезгә ураза тотарга боерды. Бу айда күк ишекләре ачыла, Җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шайтаннар богаулар белән бәйләп куела. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең бер кичәсе бар, ул мең айдан да хәерлерәк. Аның бәрәкәтенә ирешмәгән кеше, чыннан да, мәхрүм калган кеше!» (“ән-Нәсаи”).

Зарыгып көтеп алынган бу көннәрдә Раббыбызның пәйгамбәрләре аша безгә тапшырылган һәм бар Изге китапларында язылган, Аллаһның соңгы Китабы – Изге Коръәндә расланган, боерыгын үтәргә мөмкинлегебез бар:

يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا كُتِبَ عَلَيْكُمُ الصِّيَامُ كَمَا كُتِبَ عَلَى الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ لَعَلَّكُمْ تَتَّقُونَ

«И иман китерүчеләр!

Сездән алда килеп киткәннәргә язылган кебек,

сезгә дә ураза язылды – бәлки сез тәкъвалылардан булырсыз»

(Коръән; 2:183).

Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә безгә Коръәни-Кәримен − илаһи нәсыйхәтен, бөек мәрхәмәтен, адәм балалары өчен туры юл күрсәтүче китабын иңдергән. Нәкъ менә шушы бөек Коръән иңдерелү вакыйгасы сәбәпле, Раббыбыз Рамазанны елның башка айларыннан өстен иткән:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِي أُنْزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِنَ الْهُدَىٰ وَالْفُرْقَانِ

«Рамазан ае – кешеләргә туры юл һәм дөреслекне ялганнан аера торган дәлилләре булган Коръән иңгән ай»

(Коръән; 2:185).

Ураза тоту – таң беленгәннән башлап, кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелып тору гына түгел, ә шулай ук яман сүзләрдән, ялганнан, бәхәсләрдән, начар фикерләрдән дә тыелу. Моның әҗере – Раббыбызның ризалыгы һәм гөнаһларыбызның кичерелүе, иншәАллаһ.

Пәйгамбәребез ﷺ, аның сәхабәләре һәм аларның юлын дәвам итүчеләр мөбарәк көннәрне Коръән укуга һәм аның мәгънәләре турында уйлануга багышлаган.

Аллаһның Расүле ﷺ ураза белән Коръәннең Кыямәт көнендә ураза тотучылар һәм Коръән укучылар өчен Аллаһы Тәгалә каршында яклаучы булачагы турында хәбәр иткән:

الصِّيَامُ وَالْقُرْآنُ يَشْفَعَانِ لِلْعَبْدِ ، يَقُولُ الصِّيَامُ: رَبِّ إِنِّي مَنَعْتُهُ الطَّعَامَ وَالشَّهَوَاتِ بِالنَّهَارِ فَشَفِّعْنِي فِيهِ ، وَيَقُولُ الْقُرْآنُ: مَنَعْتُهُ النَّوْمَ بِاللَّيْلِ فَيُشَفَّعَانِ

«Кыямәт көнендә Ураза белән Коръән Аллаһның колын яклар. Ураза әйтер: «Раббым! Мин аның көндезге дәртенә һәм туклануына киртә булдым, аның яклаучысы булырга рөхсәт ит». Коръән әйтер: «Раббым! Мин аны төннәрен йокысыннан мәхрүм иттем, миңа аның яклаучысы булырга рөхмәт ит». Һәм Аллаһы Тәгалә аларга ул мөмкинлекне бирер» (Әхмәд).

Ураза тотуыбыз сәбәпле иманыбыз ныгысын, һәм бу изге көннәрдә без сабырлыкка өйрәнсәк иде һәм аның һәр минутын тәкъвалыкта, ярлыларга һәм мохтаҗларга, ятимнәргә һәм авыр хәлдә калганнарга ярдәм итеп үткәрсәк иде, дип Аллаһы Тәгаләгә дога кылам.

Без − Россия мөселманнары, сигез ел дәвамында ут астында яшәп һәм махсус хәрби операция барышында улларын, кызларын югалтканнарның, Сүрия һәм Төркиядәге көчле җир тетрәүләр нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклашабыз, һәлак булганнар өчен кайгырабыз, җәрәхәтләнгәннәргә тизрәк савыгуларын һәм газапларын җиңеләйтүен, һәлак булганнарның рухларын шат кылуын һәм аларга Мәрхәмәтле булуын сорап, Аллаһы Тәгаләгә дога кылабыз.

Җир йөзендә яшәүче бар мөселманнарның йортларында тынычлык, иминлек, үзара аңлашу булсын, Аллаһы Раббыбызның исеме искә алынсын, Коръәни-Кәрим яңгырасын, дип Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Авырлык һәм газап кичерүчеләргә Рамазан ае юаныч булсын, туры юлны эзләүчеләрнең йөрәкләре хакыйкатькә ачылсын, тормышыбыз Аллаһы Тәгаләнең дине һәм бәрәкәте белән тулсын. Әмин.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары

Диния нәзарәте рәисе

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме