Пятница 19 апреля 2024 г.
Фаджр
02:26
Восход
05:18
Зухр
12:40
Аср
17:33
Магриб
19:56
Иша
22:10
Вконтакте Одноклассники Youtube

Мәүлид ән-Нәбий Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тууы уңаеннан Мөфти Шәех Равил Гайнетдин мөрәҗәгатьнамәсе

Мәүлид ән-Нәбий Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тууы уңаеннан Мөфти Шәех Равил Гайнетдин мөрәҗәгатьнамәсе
17 Октября 2021 года

بسم الله الرحمن الرحيم

الحمد لله رب العالمين

والصلاة والسلام على نبينا محمد

وعلى آله وصحبه أجمعين

Рәхимле, шәфкатьле Аллаһ исеме белән башлыйм! Галәмнәрнең Хуҗасы, Аллаһка мактау булсын! Иң камил зат – пәйгамбәрләрнең мөһере һәм Аллаһы Тәгаләнең Хәбибе Мөхәммәд ﷺ гә Раббыбызның рәхмәте ирешсен! Мөхәммәд ﷺ нең гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр алар юлында булучыларга Аллаһның рәхмәте булсын!

Рәхимле Раббыбыз тарафыннан бар галәмнәргә һәм бар халыкларга бары тик рәхмәт буларак, бар мәхлүкатка әхлагыбызны камиллеккә күтәрү өчен җибәрелгән Аллаһның соңгы Расүле Мөхәммәд ﷺ тууы – Мәүлид ән-Нәбий көне алдыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы исеменнән сезгә ихлас калебемнән чыккан сәламләремне юллыйм.

Аллаһ Раббыбыз:

وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا رَحْمَةً لِلْعَالَمِينَ

“Без сине бөтен дөньяга рәхмәт өчен җибәрдек”, – дигән (“Әл-Әнбия” сүрәсе, 107-нче аять).

Мөхәммәд ﷺ аша Аллаһу Тәгалә кешелеккә Үз динен тулы, камил вә мөкәммәл рәвешендә ирештереп, вәхи җибәрүне төгәлләп куя. Раббыбызның Мөхәммәд ﷺ гә булган рәхмәте шул рәвешле дә чагыла.

Шуның өчен безгә Аллаһ Расүленең шәхесе һәм аның башкалардан нәрсә белән аерылып торуы кызыклы. Бу хакта Раббыбыз Үзе менә нәрсә дигән:

وَإِنَّكَ لَعَلَى خُلُقٍ عَظِيمٍ

“Дөрекслектә, син өстен холыклы” (“Әл-Каләм” сүрәсе, 4-нче аять).

Аллаһның Расүленең тормышы – Аның соңгы Китабы гәүдәләнеше. Ул һәр мөселман өчен әхлакый әһәмияте җуелмас маяк һәм Аллаһның рәхмәте. Аллаһның Расүле – дөньяны яхшы якка үзгәртүче, дошманнарны гафу итүче камил холык иясе.

Пәйгамбәребез ﷺ нең хатыны Гайшә радыйаллаһу ганһә: “Аның әхлагы Коръән иде”, – дигән (Әхмәд җыентыгы).

Шулай итеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ шәхесенең бар кыйммәтләре арасында аны аерып торучы төп сыйфат итеп акыл яки гыйлемлек, байлык яки матурлык, көч-куәт яки озын гомерлелек, сөйләм осталыгы сайланмаган. Пәйгамбәребез шәхсиятенең төп сыйфаты, аның асылы – гүзәл холкында, һәртөрле комсызлык белән икейөзлелектән пакъ булуында, аның чиксез миһербанлыгы һәм кешелеклелегендә, күңелендә үч алу, хакимлеккә, байлыкка омтылу кебек нәфси теләкләрнең бөтенләй булмавында.

Һичшиксез, бөек рухият һәм ихласлык белән тулы кеше генә Аллаһ сүзләренең тере гәүдәләнеше, бар кешелек дөньясы өчен үрнәк һәм Аллаһның рәхмәте була алган! Һәм шундый кешегә Исламны һәм аның иминлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, тынычлык һәм кичерү кебек мәңгелек кыйммәтләрен халыкларга аңлату вазыйфасы йөкләнелгән!

“Чиктән тыш игелекле һәм киң күңелле кеше буларак, Мөхәммәд пәйгамбәр үзенә карата тирә-юньдәгеләрнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен уята алган һәм бу Аллаһның бер рәхмәте дип танылган. “Аллаһы Тәгаләнең бар җан ияләренә мәрхәмәтле” – Пәйгамбәрнең дәрәҗәләренең берсе шушы”, – дип язган дин галиме Абдулла Йосыф Али.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ – бар мөселманнар өчен дөньяда иң якын һәм иң яраткан кеше! Пәйгамбәребезгә мәхәббәтебез ничек күренергә тиеш соң? Һәр мөселманның тормышына ул нинди төп дәрес бирә?

Барыннан да элек, Аллаһның Расүле үрнәгендә без шуны истә тотарга бурычлы: күптөрле сынаулар, юклык, якыннарны югалту, хәтта гаилә әһелләре тарафыннан хыянәт һәм явызлык, кире кагу, хурлау күреп тә, Раббысына ихластан инанучының холкы бозылмый, катыланмый. Дөньялык кайгылары, борчулары басымыннан мөэмин-мөселманның күңеле каралмый. Аллаһка инанган, Аның Расүленә ияргән һәрберебез моңа омтылырга тиеш.

Көндәлек тормышта Пәйгамбәребезгә мәхәббәтебез, аның пакъ сөннәтенә иярүебездә дә чагыла. Бу Рабигу-ль-әүвәл аенда аеруча мөһим.

Бәрәкәтле Рабигу-ль-әүвәл аенда, гадәти көннәрдәгечә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ гә салаватлар әйтү зарур. Моны безгә Раббыбыз куша:

إِنَّ اللَّهَ وَمَلَائِكَتَهُ يُصَلُّونَ عَلَى النَّبِيِّ يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا صَلُّوا عَلَيْهِ وَسَلِّمُوا تَسْلِيمًا

“Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр. И иман китергән кешеләр, сез дә аңа салават әйтегез һәм дә нык сәлам әйтегез” (“Әл-Әхзәб” сүрәсе, 56-нчы аять).

Мөселман галимнәре фикеренчә, Аллаһ һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәрне, бөек кеше буларак, данлый һәм аңа сәлам ирештерә. Бездән аны тагын да данлавыбыз һәм мактавыбыз сорала, чөнки Раббыбызның кушканнарын безгә җиткерү, безнең өчен рухи үрнәк вә маяк булу өчен аңа бу тормышта күп михнәт һәм кайгы-хәсрәт күрергә туры килгән.

Пәйгамбәребезгә мактау ирештерү аңа карата мәхәббәтне куәтли, күңелсезлекләрдән коткара, әйтелгән һәр салават өчен рәхим-шәфкате чиксез булган Раббыбыз әҗерен һәм мәгъфирәтен бүләк итә.

Рабигу-ль-әүвәл аена һәм Мәүлид ән-Нәбийгә аерым игътибар бирелүе − мөселман горефеннән. Бу гореф Пәйгамбәребезнең бөек әхлагы турында искәртә һәм мөселманнарны Мөхәммәд ﷺ өммәте буларак берләштерә.

Бар дөнья мөселманнары аеруча дулкынланып, догалар илә әлеге айны каршы ала һәм озата, Аллаһның Рәсүле үгет-нәсыйхәтләрен искә ала, игелекле гамәлләр кыла, аның сөннәтен торгыза.

Дин кардәшләрем, сезне әлеге аның фазыйләтләреннән читтә калмаска һәм Рабигу-ль-әүвәл ае көннәрен вә төннәрен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәттә һәм Аның Рәсүле Мөхәммәд ﷺ гә салаватлар әйтеп үткәрергә чакырам. Һәрберебез әлеге бәрәкәтле айны гыйбадәт һәм игелекле гамәлләр кылып үткәрсен иде дия Аллаһтан сорап калам! Хисап көнендә Аллаһы Тәгалә мөселман өммәтен Мөхәммәд ﷺ нең шәфәгатенә ирешергә лаеклы итсен!

Пәйгамбәрләрнең һәм расүлләрнең соңгысы Мөхәммәд ﷺ гә, аның гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Коръән вә Сөннәт юлы белән баручыларга Галәмнәрне бар кылучы Аллаһ Раббыбызның салаваты һәм сәламе булсын!

Мөфти шәех Равил Гайнетдин,

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте

һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе

2021 елның 17 октябрь көне

1443 һиҗри елның 11-нче Рабиг-уль-әүвәле

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме