Пятница 19 апреля 2024 г.
Фаджр
02:26
Восход
05:18
Зухр
12:40
Аср
17:33
Магриб
19:56
Иша
22:10
Вконтакте Одноклассники Youtube

Мәскәүнең Тарихи мәчетен төзекләндерүдә Татарстан да катнашачак

Мәскәүнең Тарихи мәчетен төзекләндерүдә Татарстан да катнашачак
6 Июня 2022 года

«Тарихи мәчет» - Россия башкаласында сакланып калынган иң борынгы мөселман гыйбадәтханәсе. Киләсе елда аңа 200 ел тулачак, ул 1823 нче елда нигезләнгән. Шулай да әлеге таш мәчеткә кадәр дә Мәскәүдә Аллаһ йортлары булуы документаль рәвештә мәгълүм. Алар татар бистәсендәге шәхси ишек алларында урнашкан булган. Бу хакта беренче тапкыр италияле Эрколе Зани 1672 нче елда искә ала. Башка чыганаклардан 1712 нче елда имам итеп казанлы Әшир Кадакиев билгеләнгәне дә билгеле. Инде рәсми рәвештә мәчет 1744 нче елгы «Мәскәү исәпкә алу кенәгәсе»ндә телгә алынган. Ул хәзерге «Тарихи мәчет»тән 200 метр ераклыкта, тәрҗемәче Тәфкилевләр ихатасында урнашкан була. Сүз уңаеннан, аларның берсе - Йосыф атлысы Чиләбе шәһәренә нигез салучылардан. 1772 нче елда, Россия империясенең Госманлылар белән сугышы вакытында, Мәскәүгә көньяктан чума үтеп кереп, йогышлы авырудан меңнәрчә кеше кырыла. Татар бистәсендә дә биш гаилә генә кала. Мәчет тә шул елларда гаиб була. Аннары мәхәллә Казан губернасыннан килгән татарлар хисабына әкренләп арта. Шулай да Мәскәүдә төпләнеп калырга, яшәр өчен документлар алырга бик кыйммәт һәм катлаулы булган. Мәсәлән, бистәдә, мәчетсез вакытта, Уразлы авылы кешесе Абдул-Җәббәр Шәрипов 8 ел имам булып тора һәм ул Мәскәү татар кызына өйләнергә ниятләп, Мәскәүдә яшәр өчен рәсми документлар артыннан йөри башлый. Әмма аны калада калдыру түгел, хәтта туган авылына сөрәләр. 1822 нче елда татарлар намазга күрше йортта, Касыйм татарларыннан булган сәүдәгәрләр Исаковлар өендә җыелган. Һәм шушы вакытта күрше сәүдәгәр бөлгенлеккә төшә, аның җире сатуга куела. 1823 нче елда имам Сәйфелмөлек Әсхәпов бохаралы сәүдәгәр Назарбай Хушаловны бу җирне сатып алырга күндерә. Ул әтисе вафатыннан соң миллионер калган була. Назарбай уртакуллы чиновникларга ришвәт биреп, таш мәчет төзетүе турында документ ала. Бу уңайдан Мәскәү митрополиты Филарет Мәскәү губернаторыннан, чыннан мәчет төзелешенә рөхсәт бирдегезме, дип сората. Губернатор кенәз Дмитрий Голицын: “Беренче гильдия сәүдәгәре үз җирендә нәрсә төзисе килә шуны төзи ала, әмма аны мәчет дип атарга хаклы түгел”, - дип җавап язган. Нәтиҗәдә, губернатор татарларга Азанны кычкырып әйтүне тыйган. Ничек кенә булмасын, 1823-1824 нче елларда мәчет эшли башлый һәм 20 елдан соң полиция документларында ул нәкъ менә мәчет дип аталган. 1858 нче елда бина беренче тапкыр ремонтлана, ул вакытта манарасы булмаган. 1873 нче елда урам яктан таш койма төзелә. Ниһаять, 1881-1882 нче елларда бинаны тулысынча үзгәртеп коралар. Беренче гильдия сәүдәгәре Салих Ерзин акчасына кечкенә манаралар һәм башнялар төзелә. 1913 нче елда аның улы Садыйк Ерзин күршедәге таш мәдрәсә бинасын төзетә. Октябрь инкыйлабыннан соң мәчет әле берничә дистә ел эшли. Аның имамы Абдулла Шәмсетдиновны 1936 нчы елда халык дошманы дип, атып үтерәләр. Аның белән бергә хатыны да һәлак була. Ул иренә кадәр имам булган Хәйретдин Агеевның кызы. Аларның балалары ятим кала. Ә мәчет үзе 1937 нче елда ябыла, манарасы да аударыла. Бөек Ватан сугышыннан соң генерал Якуб Чанышев җитәкчелегендә сугышта катнашкан татарлар хакимияттән мәчетне ачуны берничә тапкыр сорый. Тик алар уңай җавап алмаган. Таш мәчет бинасында складлар, ДОСААФ, хәрби комиссариат урнашып эшләгән. Бары тик 90 нчы елларда гына мөфти шәех Равил Гайнетдин тырышлыгы белән мәчет дин тотучыларга кайтарылды. 1993 нче елда «Тарихи мәчет»нең манарасын күтәртәләр. Тик ул вакытта аның асыл кыяфәтенә игътибар ителмәгән. Мәскәүнең әлеге гыйбадәтханәсе аша тарихны өйрәнергә мөмкин, ул Россия мөселманнары тормышындагы күп шанлы вакыйгалар шаһиты булган. Агымдагы елның 30 нчы мае да мәчетнең тарихына уелып калыр, мөгаен. «Тарихи мәчет»кә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Бөтендөнья татарларының сәяси лидерын Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин каршы алды. Аларга мәчетне төзекләндерү проекты тәкъдим ителде. 2022 нче елда Мәскәүнең тарихи мәчете «Идел буе Болгар дәүләте халыкларының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1100 ел»лык уңаеннан төзекләндерелергә тиешле исемлеккә кертелде. Быелгы «Болгар җыены» көнне, РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова: «Министрлык Россиядәге мондый һәйкәлләрне, тарихи мәчетләрне саклауга зур игътибар бирә һәм Мәскәүдәге борынгы мәчет - «Тарихи мәчет»не асыл кыяфәттә кайтару 2022 нче елгы чаралар планына кертелгән», - дип гыйбадәтханәнең төзекләндереләчәгенә ышанычны арттырды. Бу эшне РФ Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин үзе күз уңыңда тота, Мәскәү мэры Сергей Собянин җитәкчелегендә башкала хөкүмәте дә җаваплы. Хәзер 30 нчы май очрашуы нәтиҗәсендә, «Тарихи мәчет»не төзекләндерүгә Татарстан Республикасы да кушылды. Рөстәм Миңнеханов төзекләндерү барышында мәчетнең архитектур образын һәм биналарнең бердәм стилен саклауга игътибар итәргә чакырды һәм «Тарихи мәчет»нең һәр мөселман өчен горурлык билгесе булуын әйтте. Кунаклар мәчетнең гыйбадәт кылу залының эчке ягын да карады. «Тарихи мәчет» комплексы ике корылмадан тора: мәчет үзе һәм мәдрәсә бинасы, икесе дә мәдәни мирас объектлары. Хәзерге вакытта комплексның биналары дини йолаларны тулы куәттә үтәр өчен норматив хәлдә түгел. Шуңа бәйле рәвештә мәчетнең тарихи йөзен кайтару, фасадларны, элеккеге планлаштыруны торгызу, төрле хезмәт итү урыннарын аннан чыгару мәсьәләсе карала.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме