Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Аллаһның рәхмәте белән изге Рамазна айларын каршыларга насыйп булды. Рамазан – йөрәкләрнең пакълану, хәерле фикерләр, изге гамәлләр ае.
Ел саен без Рамазан аеның башлануын зарыгып көтәбез. Рамазанга ирешкәч, Аллаһ Тәгаләбезгә ихластан шөкранә кылабыз. Яхшылыкка өметебезне баглап, ураза тотып чыгарга Аллаһтан көч-куввәт сорыйбыз.
Рамазан ае көннәре – үзенчәлекле вакыт. Бу айда безгә яхшы якка үзгәреп китәргә, күңелебездә шәфкатьлелек нурын уятырга форсат бирелә. Ураза – әхлак мәктәбе ул, сабырлыкка, башкаларны ихтирам итүгә, бүтәннәрнең хәлен аңлауга, мәрхәмәтле булуына өйрәтә торган мөгәллим ул. Ураза шәхесне көчле булырга, ихтыяр көченә ия булырга өйрәтә.
Ураза ул ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ураза тоткан һәрбер секунд өчен Аллаһтан әҗер алырга мөмкинчелеге бирелә. Бу үзенчәлек уразаны башка нигъмәтләрдән аерып тора.
Аллаһ Тәгалә безгә бу айны ураза тотып, гыйбадәт, изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп итсен, безгә бу олы эшне башкарып чыгарга көч-куввәт бирсен. Безне гөнаһ кылудан сакласын.
Ураза ае мөселман җәмәгатьчелегенең берләшүенә сәбәп булса иде, Рамазан җитүе белән дөньяда фетнәләр бетсә иде, бөтен явызлык һәм яманлык үткәндә калып, безгә якты киләчәктә гомерләребезне үткәрергә насыйп булса иде. Амин!
Диния Нәзәрәте һәм үз исемемнән сезне Рамазан ае җитүе белән тәбриклим!
Уразаның һәрбер көне сезгә һәм якыннарыгызга Аллаһның рәхмәтен, бәрәкәтен китерсен. Галәмнәрне юктан бар кылучы, гөнаһларны гафу итүче, мәрхәмәтле Аллаһ Тәгаләбез бөтен дога-теләкләребезне кабул итсен, барчабызга ике дөньянең бәхетен, сәгадәтен насыйп вә мөәссәр итсен. Амин!