Суббота 18 января 2025 г.
Фаджр
06:41
Восход
09:01
Зухр
12:52
Аср
14:45
Магриб
16:35
Иша
18:32
Вконтакте Одноклассники Youtube

Төмән өлкәсе мөфтиенең Рамазан ае башлану белән котлавы

Төмән өлкәсе мөфтиенең Рамазан ае башлану белән котлавы
5 Мая 2019 года

Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

Барыгызны да изге рамазан ае килеп җитү белән котлыймын. Бу елның уразаларын исән-имин килеш каршы алырга мөмкинчелек биргән Аллаһы Тәгаләбезгә чиксез шөкранәләребез һәм мактауларыбыз булса иде!

Рамазан – изгелек кылу ае. Бу айда кылынган яхшылык өчен башка айларга караганда саваплар күбрәк языла. Аллаһ Тәгалә бер кодси хәдисендә әйтә: “Ураза – бары тик минем өчен. Аның савабын Үзем генә бирермен...” – дип уразаның никадәр кадерле гыйбадәт булуын күрсәтә.

Сөекле Пәйгамбәребез (аңа Алланың салаваты һәм сәләме булсын) үзенең хәдис шәрифендә: “Адәм баласының һәр эшләгән яхшылыкның савабы арта. Һәр изге гамәл өчен уннан алып җиде йөзгә кадәр савап языла”, - дип сөенечле хәбәр җиткергән.

Шул мөкаддәс сүзләрне истә тотып, изге рамазан аенда мохтаҗ, фәкыйрь, мескен-ярлыларның хәлен кайгырту тиешле. Бу айда дин кардәшләребезне авыз ачу мәҗлесләрен, сәдака өләшүләрен артырырга чакырабыз, чөнки авырлыкта, кыенлыкта яшәгән кардәшенә ярдәм кулын сузу һәр мөселманның изге бурычы.

Изге гамәлләрнең саваплары күпләп итеп язылып торган айда күпбалалы гаиләләргә, ятим балаларга, ялгыз булган картларга юмартлыгыбызны күрсәтергә тырышсак иде.

Бер кешене куандыру – ул сәдака булып кабул ителә. Рамазан ае зәкәт түләү өчен бик тә бәрәкәтле вакыт. Зәкәт шушы айда түләнсә, биргән кешегә Аллаһ Тәгаләнең иксез-чиксез муллылык, Аның рәхмәтләре һәм саваплары иңеп торыр.

Хөрмәтле мөселманнар!

Рамазан айларыбыз котлы булсын! Тоткан уразаларыгыз, кылган изгелекләрегез, барча дога-теләкләрегез кабул булсын! Изге морад-максатларыгызга ирешергә, бу уразадан алып киләсе рамазанга хәтле исән-имин булып яшәргә Аллаһ Тәгалә насыйп итсен! Илебездә тынычлык, мөселман өммәтендә бердәмлек булсын! Әмин!

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния Нәзәрәте Рәисе,

Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыков


Уважаемые братья и сестры! Дорогие единоверцы!

Позвольте от имени Духовного управления мусульман Тюменской области и от себя лично поздравить вас с наступлением священного месяца Рамадан. Мы благодарим Всевышнего за то, что он даровал нам возможность в очередной раз встретить наступление благословенного месяца.

Рамадан – это месяц поста, поклонения и благодеяния. В этом месяце Аллах многократно увеличивает награду своим рабам, которые проводят его в посте и поклонении. В хадисе кудси сказано: “Поистине пост держится лишь ради меня, и Я сам дарую награду постящемуся...”. Эти слова Всевышнего подчеркивают важность поста – одного из величайших поклонений, дарованных верующим Всевышним.

Посланник Аллаха Мухаммад, мир ему, обрадовал своих последователей словами: “Поистине каждое благодеяние человека вознаграждается. За одно благодеяние Аллах дарует награду, которую Он увеличивает от десяти до семисот наград”. Каждый из нас должен прислушаться к словам Пророка, мир ему, а также воспользоваться милостью Всевышнего, направив свои силы в месяц Рамадан на совершение большого количества благодеяний. Призываем наших братьев и сестер проявлять милосердие по отношению к малоимущим и нуждающимся единоверцам. Великой награды удостоятся те из людей, которые будут расходовать из своего имущества на организацию ифтаров для малоимущих. Помогать своему брату по вере, оказавшемуся в затруднительной ситуации – святой долг каждого мусульманина.

Надеемся, что члены нашей мусульманской уммы, в которую входят и сироты, одинокие пожилые люди, инвалиды, в этом месяце испытают на себе братскую любовь, милосердие и щедрость своих состоятельных братьев.

Да будет благословенным месяц Рамадан! Молим Всевышнего, чтобы Он принял наши посты, благодеяния и наши молитвы. Молим Аллаха о том, чтобы Он даровал возможность своим рабам должным образом провести наступивший месяц и встретить в добром здравии Рамадан следующего года. Амин!

Председатель правления ЦРО ДУМ ТО,

Муфтий Зиннат хазрат Садыков


Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме