Вторник 16 июля 2024 г.
Фаджр
02:06
Восход
04:06
Зухр
12:47
Аср
18:25
Магриб
21:20
Иша
22:50
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Бәхет нуры – Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)

Бәхет нуры – Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)

Мәүлид

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең туган көне “мәүлид” дип атала. Ул рабигыл – әввәл аеның 12 кичәсендә үткәрелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең туган көне төгәл билгеле булмаганга күрә, бу бәйрәмне аның үлгән көненә туры китереп үткәрергә булдылар.

Мәүлид дигән сүзе гарәпчәдән, туу, туган җире, туган вакыты дип тәрҗемә ителә. Мөселманнар Аллаһ Тәгаләнең соңгы илчесе бу көннәрдә дөнmяга килгәнгә Аллаһ Тәгаләгә шөкранә кылып бәйрәм үткәрәләр. Хәзерге заманда ислам дөнmясында бик танылган дин галиме Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) турында шулай дип әйтә: “Исламны без Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)дән алдык һәм аның яшәеше безнең өчен ислам булып тора”.

Соңгы Пәйгамбәр – хәкыйкат чыганагы

Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) туу белән бөтен дөнья яңадан тирән йокыдан уяна башлаган шикелле булды. Кешелек дөньясы бик озак караңгылыкта яшәде, Пәйгамбәребез килгәч исә кешеләр яктылыкка чыга башлады, тормыш мәгънәсен төшенә башлады. Дөреслектә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) аша безгә тапшырылган иләһи рисәләсе, кеше күңелен терелтүче рисәлә булып тора: “Әй иман китерүчеләр! Аллаһ һәм Аның рәсүле сезне терелтүче һәм гомер бирүче нәрсәгә чакырганда, ул чакыруга җавап бирегез. (Әнфәл, 24).

...Каралык һәм караңгылык белән тулган дөньясына якты нур иңә башлаган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) Ибраһим (галәйһиссәләм) токымыннан, пәйгамбәрләр токымыннан булган.

Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) турында шулай дип әйтә: “...Дөреслектә, сезгә Аллаһ Тәгалә тарафыннан Нур (ягъни Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)) һәм ап – ачык китап килде” (Мәидә, 15).

Икенче аяттә шулай дип әйтелгән: “Дәхи сине Аллаһуның изене һәм әмере буенча кешеләрне Аллаһуга иманга вә Ислам динен кабул итәргә өндәүче итеп, вә синең белән кешеләр туры юлны тапсыннар өчен сине белем яктылыгы белән җибәрдек” (Әхзаб, 46).

Биниһая бик күптәннән көтелгән нур 12 рабигыл – әввәл аенда, дүшәмбе көнне, Габдулла бин Габдулмутталиб белән Әминә бинт Вахб гаиләсендә туып, Аллаһның рәхмәте белән дөньябызны бәхет нуры белән яктыртып җибәрде.

Ибн Габбастан риваят ителә: “Аллаһның рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) дүшәмбе көнне дөнъяга килде, дүшәмбе көнне Мәдинәгә һиҗрәт кылды, дүшәмбе көнне бакый дөньяга күчте. Дүшәмбе көнне Кәгъбә почмагына кара таш куйды. Дүшәмбе көнне Бәдр сугышында җиңү казанды. Дүшәмбе көнне “Әл – Мәидә” сүрәсенең 3 аяте иңдерелде:

الْيَوْمَ أَكْمَلْتُ لَكُمْ دِينَكُمْ

“Бүген Мин динегезне төзеп бетереп тулы кылдым” (Әхмәд һәм Хәйсәми җыентыгыннан).

Гүя, бөтен тереклек: “Рәхим ит, әй Аллаһның рәсүле!” - диеп көтеп, каршы алган.

Төрк шәгыйре Сөләймән Чәләби Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең дөньяга килү аркасында пәйдә булган бөтен галәм сөенечен шигыр юлларына салган:

Мәрхәбә әй бөек солтан!

Мәрхәбә әй белем хәзинәсе!

Мәрхәбә әй хакны белүче!

Мәрхәбә әй Рахмән нуры!

Мәрхәбә әй гүзәл бакча былбылы!

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) дөньяга килгәч Аллаһның рәхмәте һәм Аның нигъмәтләре нык артып китте. Иртәнге таңнар яктырак, кичке шәфәкләр ямлерәк була башлады. Хисләр тирәнәеп китте. Сүзләр, дустанә сохбәтләр, тәмнәр киңрәк һәм тулырак булды. Бөтен нәрсә үзенчәлекле бер мәгънә, матурлык, нәзәкәтлек белән тулды. Ул вакытта Сава күле кипте (Сава – Тәһран шәһәреннән 125 чакрым ераклыгында, Хамдан һәм Кум шәһәрләре арасында урнашкан бер күл. Бу күл кипкәннән соң, аның урынында Сава дигән шәһәр салынган булган).

Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) туган төндә, җирдә моңарчы күренмәгән могъҗизалар күренде: “Әминә әйткәнчә, ул корсаклы булганда да, бала тапканда да бер нинди авырлык тоймады. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) туган вакытта, Әминәдән бер якты нур аерылып, көнбатыш белән көнчыгыш арасын яктыртканын күрде. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) пакъ, саф килеш дөньяга килде. Бала кулларын җиргә куеп, йөзен күккә таба күтәрде” (Ибн Сәг д, I, 102, 150).

“Бу вакытта шайтан шундый нык итеп кычкырып җибәрде ки, моңарчы аның болай беркайчан да кычкырганы юк иде...” (Ибн Кәсир “Әл – Бидая, II, 271).

Самава даласын (Самава – Куфа белән Шәм арасында урнашкан комлы сахра) су баскан.

Хосрой сараенда 14 багана җимерелеп киткән.

Иранлылар гыйбадәтханәсендә, алар табына торган һәм 1000 ел дәвамында бердә сүнмичә янган ут кинәт сүнеп китте (Ибн Кәсир “Әл – Бидая”, II, 273).

Шифа исемле Әминәнең хезмәтчесе, бала тугач, шулай дип сөйләде: “Малай тугач та сәҗдәгә китте. Кендеге киселгән, сөннәтләнгән килеш туды. Тәне чиста, әйтерсең май белән сылап куелган, күзләренә сөрмә тарткан шикелле, тәненнән бөтен бүлмәне тутырып хуш ис аңкап торды”.

Ни гаҗәеп, күзләрен ачарга өлгермәгән бала сәҗдә кыла! Моның сере Рәсүлүллаһның сүзләрендә яшерелгәндер: “Бәндә сәҗдә вакытында үз Раббысына иң якын хәлдә була” (Әс – Суюты Җ. Әл – җәмиг әс- сәгыр. Бит 84, хәдис № 1348).

Пәйгамбәребезнең Аллага якын булуын, аның тормышның һәр дәверендә булганын күрәбез: туганнан алып үлгәнчегә хәтле. Аллаһ Тәгалә аңа Үзе дә әйтте: “Үз Раббыңа үлемең җиткәнче табын” (Хиҗер, 99).

Ул Аллага көне төне, кешеләр арасында да, берьялгызы булып та табына торган булган. Ул гыйбәдәттән беркайчан да арымый иде, киресенчә, гыйбадәт Аллаһ Тәгаләгә итәгат кылуга аның омтылышын арттыра иде. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең тормыш китабының кайсы битне ачып карасак та, һәрберсендә Аллага буйсыну күренә. Һәрбер хәрәкәт яки хәрәкәтсезлек, һәрбер сулыш алуы һәм сулыш чыгаруы, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең Аллаһ Тәгаләгә карата булган һәм җир йөзендә берсендә дә булмаган якынлыгын чагылдыра иде. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең тормышын берәр символда күрсәтергә теләсәк, ул сәҗдә хәлендә утыручы кешенең силуэты булыр иде.

Пәйгамбәр Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бөтен яктан да камил кеше. Аның намаз укуын алсак, намаз укуда аңа тиңдәш табылмас. Аның ураза тотуын алсак, аннан да әйбәтрәк һәм дөресрәк тотучы булмады да, булмаячак та. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән зикерләрне карасак, аның тормышта зикер әйтмәгән чак булмаганына тап булырбыз. Гомере буе ул Аллаһ Тәгаләне олыгълап һәм Аңа шөкранә кылып яшәгән. Бу эштә дә аңа тиңдәш юк.

Гали (разыяллаһу ганһе) Пәйгамбәребезне шулай итеп тасвирлаган: “Аллаһның рәсүле кешеләр арасында иң юмартлысы булган. Йөрәге белән – иң миһербанлы; сүз белән, иң изге; гади, дөрес итеп сөйләшә иде, аның янына утырсаң, бернинди уңайсызлык тоймыча, үз якын дустың янында утырган шикелле буласың. Ул бик югары рухлы шәхес булган, аның дәрәҗәгә бер кешегә дә җитеп булмас. Җәмәгать түгәрәк итеп утырса, ул тыйнак итеп кенә, араларына килеп утыра иде, кешеләр һәм үзе арасында бернинди аермасын күрсәтми иде” (Ибн Кәсир, Шәмәил, 44; Тирмизи, Манакыб, 8).

Бер көнне Гали (разыяллаһу ганһе) янына бер яһүди килеп әйтте: “Миңа Аллаһның рәсүлен тасвирлап бир әле, аның фәзыйләтьләре (яхшы яклар) турында сөйләп бир әле!”. Гали (разыяллаһу ганһе) зирәкле һәм хикмәтле кеше буларак, җавап итеп әйтте: “Башта миңа дөнья тормышын тасвирла!” Яһүди шушы тормышка хас булган әйберләр турында сөйләргә тотынды: урманнар, сахралар, хайваннар һәм башка нәрсә турында. Ләкин дөнья тормышын сүз белән сөйләп бетереп булмаганын аңлагач: “Булмый!” – диде. Гали исә: “Коръәндә әйтелгән: “Дөнья файдасы бик аз” (Ниса, 77). Ә син шул аз нәрсәне тасвирлап бирә алмадың. Аллаһ Тәгалә: “Тәхкыйк син (Мөхәммәд) бөек холык иясе” (Каләм, 4)- дип әйтә. Ә син аның холкын тасвирлап бирүен сорыйсың”.

Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)не кешеләр яраткан шикелле, аңа кадәр дә, аннан соң да, берсен дә шулай яратмадылар. Ул исән, ул безнең йөрәгебездә яши.

Сиңа гашыйк булды йөрәк, соң ни өчен?

Йөзең синең, кояш кебек, нурлар сибә.

Әйе, шулай. Чөнки бит ул – Ходаемның сөйгән бәндәсе.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте: “Өч сыйфатка ия булганы иман тәмен татый алыр: Аллаһны һәм Аның рәсүлне бөтен нәрсәдән артык яратучы, берәр кешене Аллаһ өчен генә яратканы һәм утка эләгәчәген теләмәгән кебек, көферлеккә дә кайтуын теләмәүче” (Бухари һәм Мөслим җыентыгы).

Аллаһ Тәгалә барчабызга да Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вәсәлләм)нең чын иярченнәре булырга насыйп итсен.

Источник:  собственная информация

Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку