Среда 24 апреля 2024 г.
Фаджр
01:56
Восход
05:05
Зухр
12:39
Аср
17:39
Магриб
20:07
Иша
22:30
Вконтакте Одноклассники Youtube

Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 еллык юбилей чаралары Россия төбәкләрендә дә узачак

Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 еллык юбилей чаралары Россия төбәкләрендә дә узачак
16 Июня 2021 года

Бу хакта Татарстанда “Изге Болгар” җыены көнне билгеле булды

Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 еллык юбилей киләсе елда билгеләп үтеләчәк. Әле моннан биш ел элек мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин бу датаны билгеләп үтү тәкъдиме белән чыккан иде. 2020 елның ахырында аның ул мөрәҗәгате Россия Президенты Владимир Путинга җиткерелде һәм ил башлыгында хуплау тапты. Хәзер инде бәйрәм чараларын оештыру комитетының рәисе билгеле – бу вазыйфа Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга йөкләнгән. Быел Татарстанның Болгар шәһәрендә узган “Изге Болгар җыены” көнне халыкка юбилей чараларының Татарстан республикасында гына түгел, ә бөтенроссия күләмендә дә оештырылачагы турында игълан ителде.

Җыен алдыннан узган рәсми җыелышта РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинев нәзарәт тәкъдим-теләкләрен җиткерде. Мәсәлән, нәзарәт юбилей программына Мәскәүдәге 1823-1825 нче елларда төзелгән Тарихи мәчетне төзекләндерү, Түбән Новгородтагы Ярминкә мәчетен торгызу, Чита шәһәрендәге 19 нчы гасыр башы архитектур һәйкәле сәүдәгәр Рәхмәтулла Нигъмәтуллин йортын төзекләндерүне һәм мөселманнар өчен мөһим тагын башка күп төрле чараларны күздә тотыла. Аларның әһәмиятенә басым ясап, Дамир хәзрәт: «Без үзебездән соң, балаларыбыздан соң да калырдай һәм 1100 еллыкны лаеклы билгеләп үтү белән күзалланырдай һәйкәлләр булдырырга тиеш», - дип әйтте.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм төбәк хакимиятләре, башка дини оешмаларның тәкъдимнәре юбилейны оештыру комитеты тарафыннан хупланды дияргә нигез бар. Әлбәттә, үзгәрешләр һәм чаралар планын тулыландыру булачак әле. Чөнки “Изге Болгар җыены”нда катнашкан РФ Президенты администрациясенең дини оешмалар белән эшләү департаменты җитәкчесе Евгений Еремин мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә һәм шулай ук Кавказ белән Кырымда зур чаралар үткәрү турында, алай гына түгел, ә Россиянең ислам дине киң таралмаган төбәк җитәкчеләренә дә үзләрендәге мөселман оешмаларына әлеге олы юбилей чараларын үткәрүдә ярдәм итү турында күрсәтмә бирү ниятен җиткерде. Аның фикеренчә юбилей: “Әлеге төбәктәге бар халык өчен кызыклы булачак һәм мөселманнарның [төбәк үсешенә керткән] өлешен күрсәтәчәк”.

Димәк, Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 еллыгы турында мөселманнар һәм татарлар гына түгел, ә башка дин тарафдарлары һәм башка милләт вәкилләре дә беләчәк, юбилей чараларында катнаша алачак. Димәк, юбилей, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә: “Россия күләмендәге зур бәйрәм булачак”.

Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 еллык юбилей уңаеннан РФ мөселманнары Диния нәзарәте инде кайбер эшләрен башлады да. Мәсәлән, “Мәдинә” нәшриятендә 33 китаптан торган “Әл-ислах вә-т-тәҗдид” (“Яңарыш һәм яңарту”) сериясе басмага әзерләнә. Алар Мәскәү ислам институты ректоры, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, теология докторы Дамир Мөхетдинев мөхәррирлегендә әзерләнгән. Әлеге сериядән 3 китап инде дөнья күрде һәм Казанда “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы көннәрендә тәкъдим ителде. Алар: Җәмал әд-Дин Әл-Әфганинең “Материалистларга җавап”, Ислам теологы, философы һәм җәмәгать эшлеклесе, Мисырның баш мөфтие Мөхәммәд Абдуның XIX–XX гасырлар чорында гарәп-мөселман мәдәнияте чәчәк аткан чорның дини фикер мәдәни һәйкәле – “Аллаһның берлеге турында трактат” һәм хәзерге заманның танылган тарихчысы Айдар Хәбетдиневнең «Россия империясендә һәм СССРда (XIX-XX гасырларда) Россия мөселманнары һәм мөселман хатын-кызлары лидерлары» дигән китаплары.

Аларны тәкъдим итү чарасы Казан федераль университетында узды. Әлеге уку йортының халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйруллин нәзарәтнең дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлегенең мөһимлегенә басым ясады һәм “Мәдинә” нәшрияте хезмәтләренең яңа буынга адресланганлыгын һәм аларның фәнни исламны популярлаштыруын әйтте. Дамир хәзрәт үзе әлеге чараның әһәмиятен билгеләп: “Без чыннан да, Фәхретдин хыялланган, Фәизханов язган, Мәрҗани сөйләгәнне күрсәтә алдык. Алар дин белән фәнне күздә тотып, адәм баласының ике канаты булырга тиеш дип санаган”, - дип әйтте. Китаплар рус телендә, шуның белән аларны күбрәк кеше укып, мөселман мирасы белән таныша алачак.

Гомумән, “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы көннәрендә узган очрашулар бик нәтиҗәле булды. Әлеге зур чара гадәттәгечә Казанда булып, быел унберенче мәртәбә оештырылды. Анда илебезнең 72 төбәгеннән барлыгы 1200 кеше катнашты. Аларның берсе Калининград өлкәсендә мөселман җәмгыятен нигезләгән, Бөек Ватан сугышы ветераны, 96 яшьлек Хәким ага Биктеев булды. Гомумән, форумда Россия федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенә караган мәхәлләләрне 41 имам тәкъдим итте һәм иң күп санлы делегация булып, Россиянең төрле төбәкләрендәге мөселман тормышы, үз эшчәнлеге белән таныштырды.

Форумның соңгы көне исә алда телгә алынган “Изге Болгар җыены” чарасы белән төгәлләнде. Ул Идел елгасы буенда, “Болгар” дәүләт тарихи-архитектур музей-тыюлыгы җирендә узды. Биредә халык өчен төрле һөнәри, мәдәни, гыйльми мәйданчыклар булдырылган иде. Чараларда катнашудан тыш һәр кеше тыюлыктагы архитектур һәйкәлләр белән танышты. Җыенның рәсми өлешеннән соң мөселманнар 13 нче гасырның икенче яртысы архитектур һәйкәле тарихи Җәмигъ мәчете нигезендә өйлә намазын укыды. Күрешеп, аралашуга зарыккан кардәшләр үзара туган телдә генә аралашудан, җәмәгать белән гыйбадәт кылудан көч алып, туган төбәкләренә рухланып кайткандыр дип өметләнәбез. Киләсе елда биредәге бәйрәм чаралары Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми кабул итүләренә 1100 еллык юбилей уңаеннан тагын да колачлырак булачак.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Фотогалерея


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме