Пятница 19 апреля 2024 г.
Фаджр
02:26
Восход
05:18
Зухр
12:40
Аср
17:33
Магриб
19:56
Иша
22:10
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Җомга һәм аның әһәмияте

Җомга һәм аның әһәмияте

Исламның мөэминнәргә ихсан иткән иң олы гыйбәдәт көне - Җомга көнедер.

Хәдис: “Көннәрнең иң бөеге һәм иң олысы – һичшиксез, җомга көнедер. Җомга көненең Аллаһ Тәгалә каршысындагы бөеклеге Корбан һәм Ураза гаетләренекеләреннән дә олырак. Бу көннең биш фазыйләте бар: бу көнне Адәм яратылды, шул үк көнне ул җиргә төшерелде һәм шул ук җомга көнендә вафат та булды, бу көндә барлык догаларның кабул ителү сәгате бар, кыямәт кубуы җомга көнендә булыр. һавада, җирдә яки суда нинди генә җан иясе булмасын – һәрбересе җомга көненең олылыгыннан тетрәп калтырар”.

Җомга – “Мөнбәр” дип аталган урында “Хөтбә” уку, ягъни зикер кылу һәм угет-нәсихаттә булуы ул. Җомга көнне, хөтбә уку белән вазыйфаландырылгын Имам һәм хатыйб кардәшләребезгә, мәчетләргә Аллаһ хозурына ашыгып килгән мөселманнарның күңелләренә хөтбә уку һәм аларга Исламның коткаручы миссиясе турында хәтерләтү тиешле. Бу вазыйфаны чиста күңел һәм чын тырышлык белән үтәмәүчеләр исә бөек бәла эченә кермеш саналырлар.

Җомга намазы һәм җомга хөтбәсе

Кояш калыккан көннәрнең иң хәерлесе булган җомга көненең, мөэминнәрнең дини һәм иҗтимагый тормышларында бик шәрәфле урыны бар. Исеме белән Көръән-и Кәримнең бер сүрәсе исемләнгән җомга, мөэминнәрнең гыйбәдәт һәм бәйрәм көне. Җомга – мөэминнәрнең мәгънәви җыелып-киңәшләшүе ул. Җомга хөтбәләре мөэминнәр өчен бер дәрес һәм гыйлем алмашу. Җомга көне мәчетләргә ашыгып килүче мөэминнәр, тыңлаган хөтбәләр һәм кылган намазлар сәбәпле күңелләрендәге пычраклыклардан чистарынырга тырышырлар. Бу, мөэминнәргә, көнлек гыйбәдәтләреннән тыш, һәр атна саен рухи чистарыну өчен бирелә торган гыйбәдәт. Сөекле пәйгамбәребез (сагв.) бер хәдис-и шәрифендә шулай дип әйтә:

Кем җомга көнне, госелләнеп, яхшы киемнәрен киеп һәм исле майлар сөртенеп, этешмичә мәчеткә җомга хөтбәсен тыңларга килсә, имам мөнбәргә менеп, намазыннан аерылганчыга хәтле эндәшмичә хөтбәсен тыңлап, намазын кылса, аның ике җомга арасындагы гөнаһлары гафу ителер” (Әбү Дауд, әт-Таҗ том 1: 280).

Җомга көнне өйлә вакытында кылынган җомга намазы, һиҗрәтнең беренче елында үк фарыз кылынды. Тәбаранинең риваяте буенча исә, ул һиҗрәттән әввәл үк фарыз кылынып, Мәдинәдә укыла башлады. Үзенең беренче җомга намазын пәйгамбәребез (сагв.) Мәдинә-и Мөнәввәрәгә һиҗрәте вакытында, Рануна исемле даладагы мәчеттә кылмыш.

Җомганың фарызлылыгы китап, сөннәт һәм иҗмаг-и өммәт тарафыннан исбат ителгән. Аны инкәр итү – көферлек булып санала.

Җомга намазы алдыннан хөтбә уку фарыз булганы кебек үк, шартларын үтәгән мөэминнәр өчен җәмагать белән ике рәкагать җомга намазын кылу да фарыз әль-гәйн булып санала. Җомга намазының сигез рәкагать сөннәте бар: боларның дүртесе фарыздан әввәл, дүртесе дә ахырдан кылына.

Җомга намазы фарызлылыгының дәлилләре

“Әй, иман итүчеләр, җомга көнне намазга чакырылганыгызда, Аллаһны зикер итәргә ашыгыгыз, сәүдәләрегезне дә туктатыгыз. Бу, әгәр белсәгез икән, сезнең өчен хәерлерәк. Намазларыгызны бетергәч, таралып, Аллаһ фазылыннан ризык эзләвегезне дәвам итегез, шулай гына морадларыгызга ирешерсез” (Әл-Җомга: 9-10).

Хәдисләр

Җомга намазының фарызлылыгы турында күп кенә хәдис-и шәриф бар. Монда аларның кайберләрен генә китерәбез:

“Җомга намазын җәмагатьтә кылу һәр мөселман өчен фарыз. Кол, хатын, бала һәм авыруларга исә ул фарыз түгел” (Әбү Дауд, Бәйхаки, Хаким әт-Таҗ том 1: 274).

“Һичнинди сәбәпсез җомга намазын калдыручы кемсәләрнең исемнәре язулары һичкайчан югалмаган китапта мөнафик буларак язылыр” (Шафигый, әт-Таҗ том 1: 274).

“Әгәр дә сәбәпсез җомга намазларын калдыруны туктатмасагыз, Аллаһ кальбләрегезгә андый бер мөһер сугар ки, мәңгелеккә гафил калырсыз” (Мөслим, Рияд ас-Салихин тәрҗ. том 2: 441).

“Әй, кешеләр, белегез ки, бу көннән алып, кыямәткә хәтле, җомга көне намазы сезгә фарыз ителә. Имамнарыгыз начар яки яхшы булсын, җомганы әһәммиятсез күреп, аны калдыручыларның эше яхшылык белән бетмәячәген белеп торыгыз” (М.А.Көксал, Мөхәммәд һәм Исламият том 1: 21 7 Муслим, Дүрт Мәзхәбнең Фикх Китабы том 1: 334).

Югарыда зикер ителгән аят-и кәримәләр һәм хәдис-и шәрифләр җомга намазының фарызлылыгына дәлил булып торалар.

Эшне туктатып җомгага бару

Җомга көнне икенче җомга азаны укылу белән, эшне калдырып мәчеткә юнәлү фарыз булып санала. Хәнәфи мәзхәбе буенча исә, манаралардан беренче җомга намазы ишетелү белән җомга фарыз булган мөселманга эшләрен калдырып намазга юнәлү фарыз була.

Пәйгамбәребез (сагв.) мөнбәргә чыккан вакытта, мөәззин азан укыр, артыннан да рәсүлүллаһ (сагв.) хөтбәсен башлар иде. Мөселманнар күбәйгәч, хәлифә Госман (р.а.)нан башлап, азан ике тапыр укыла торганга әйләнде. Мөҗтәһид факихлар бу ике азанның кайсысы беренче азан икәнлеге турында төрле фикер йөртә башладылар, әмма хәнәфи мәзхәбе буенча, мәчеткә, эшне туктатып, беренче азан ишетелү белән китү тиешле.

Җомгага бару өчен рөхсәт сорау

Җомга көне хөтбәсенә барып, намазын кылу, шартларын ташучы һәрбер мөселман өчен Аллаһ әмере – фарыз булып тора. Бу фарызны җиренә җиткерү һәр мөэминнең вазыйфасы һәм хакы. Нинди генә эштә һәм нинди генә вазыйфада булмасын, мөселманнарга бу хакларын куллану өчен мөмкинлек бирү һәркемнең бурычы. Шуңа күрә җомга көннәрне эшчеләргә, иң әз дигәндә, җомга намазы кылырдай вакыт бирүне дә истә тоту тиешле. Бу дини бер вазыйфаның үтәлүе һәм мөэминнәр арасында берлек һәм кардәшлекнең ныгаюы өчен бер шарт булып тора.

Җомганың фазыләте һәм аның тәртибе

Госелле булу

Җомга – мөэминнәрнең атналык гыйбәдәтләре һәм иҗтимагый көннәре. Бу көн госелләнеп мәчеткә бару бөек бер фазыләттер. Сөекле пәйгамбәребез (сагв.) һәм аның эзеннән йөрүче бу өммәтнең олылары җомга көннәрне госелләнүне иң хәерле эшләрдән күреп, мөэминнәрне дә моңа өндәүчеләрдән иделәр. Моның турында пәйгамбәребезнең (сагв.) күп кенә хәдисләре бар, боларның кайберләре шулар:

Сездән берәрегез җомга намазына барырга уйласа госелләнсен” (Бухари, Мөслим, Әбү Дауд, Тирмизи, Нәсаи әт-Таҗ том 1: 279).

Җомга көнне госел коеныгыз! Дөреслектә, җомга көнне госел коену ун көнлек гөнаһның кичерелүенә сәбәп булып тора” (Әбү Умамадан тапшырыла. Әт-Тәбәрани. Зәглүл М. Мәүсуга атраф әл-хәдис ән-нәбәви әш-шәриф. Бәйрүт: әл-Фикер, 1994. Т. 2 Б. 43).

Җомга көннәрне госел коену бәлигъ булган һәркемнең шәхси бурычы” (Бухари, Муслим Рияд ас-Салихин тәрҗ. том 2: 442 № 1156).

Чиста кием кию һәм исле майлар куллану

Динебез чисталык динедер. Мөселман кеше һәрвакыт һәм һәр җирдә чиста булырга, җомга көннәрне дә тагын да чистарак һәм пөхтәрәк булырга тырышачак. Җомга хөтбәләренә иң матур һәм иң чиста киемнәрен киеп килергә тырышачак. Чөнки җомга көнне чиста киемнәр киеп, исле майлар сөртенеп, тырнаклар кисеп, чәч-сакалларны тарап мәчеткә килү - җомганың фазыләтләреннәндер. Пычрак киемнәр һәм исле носкилар киеп мәчеткә килү - әдәпсезлек. Болар турында сөекле пәйгамбәребез (сагв.) хәдис-и шәрифләрендә шулай дип әйтә:

Һәр мөселман, җомга җиткәч, тешләрен чистартып, госел алып, чиста киемнәрен киеп һәм, бар икән, исле майлар сөртенеп, мәчеткә килергә тиеш” (Тәҗрид тәрҗ. том 1: 33).

Эш киемегездән кала җомгага бару өчен сезләр бер кат чиста кием дә тотсагыз ни күркәм булыр иде” (Әбү Дауд, Ибн-и Маҗа том 1: 279).

Җомга көнне госелләнеп, исле майлар сөртенеп, чиста киемнәр киеп, мәчеткә иртәрәк килү - бөек саваплардан санала. Моның турында пәйгамбәребезнең (сагв.) күп кенә хәдисләре бар, боларның бересе шул:

Җомга көнне мәчетнең һәр ишеге алдына фәрештә килеп, җомгага килүчеләрне гамәлләр дәфтәренә чиратлап яза башлый. Имам мөнбәргә чыгып, хөтбәсен укый башлагач, фәрештәләр дә дәфтәрләрен ябып, имамның хөтбәсен тыңлый башлый. Шулай итеп, мәчеткә көндез иртә сәгатьләрендә килгүчеләр, бер дөялек әҗер-савапка лаек булалар, аннан соң бер сыерны корбан итеп чалган шикелле савап алырлар, аннары бер сыерлык савап хасил була. Моннан соңырак килгүчеләр – бер тавыклык әҗер-савапка, моннан соң килгүчеләр дә - бер йомыркалык әҗер-савапка лаек булырлар” (Әбү Дауд, Ибн-и Маҗа әт-Таҗ том 1: 286).

Башкаларга кыенлыклар тудырудан тыелу

Динебездә намаз гыйбәдәтен беренче сафларда башкару бик саваплы эшләрдән санала. Ләкин мәчеткә соң килүчеләргә намаз кылу өчен урынны беренче сафларда табу һәрвакытта да мөмкин булмый. Шуңа күрә дә, мәчеткә иртәрәк килү хупланган эш булып саналса, мәчеткә соң килеп, анда иртәрәк килеп җыелгучыларга кыенлыклар тудыру – тыелган эшләрдән булып санала.

Мөнбәргә якын булу

Җомга хөтбәсе укынган вакытта имамга һәм мөнбәргә якын булуның бөек бер әҗер булганлыгы турында сөекле пәйгамбәребез (сагв.) хәдис-и шәрифендә шулай дип хәбәр итә:

Госел алып, мәчеткә килеп, имамга якын җирдә утырып, хөтбәне тавыш-тынсыз тыңлаучы кемсәнең, бу һәм үткән җомга арасында кылынган гөнаһлары өч каты белән гафу кылыныр” (Муслим, Тирмизи әт-Таҗ том 1: 288).

Мисвак куллану

Фарыз һәм нәфилә намазлары алдыннан мисвак кулланып теш чистарту динебездә күркәм саналган эшләрдән. Кеше арасында, җәмагатьтә кылынган җомга намазында исә бу тагын да хуп күренә. Мисвак кулланып, теш чистарту турындагы хәдисләрендә пәйгамбәребез (сагв.) шулай дип әйтә:

Мисвак белән теш чистартып кылынган намаз, бүтән намазлардан җитмеш тапкыр яхшырактыр” (Әхмәд, Хәким Тәҗрид тәрҗ. том 3: 36).

Мисвак кулланып, тешләрегезне чистартыгыз, чөнки бу авызыгызның чиста булуына, Раббыгызның да разы булуына бер сәбәптер” (Әхмәд Тәҗрид тәрҗ. том 3: 35).

Әгәр дә мин өммәтемә мәшәкать тудырырга курыкмаса идем, мин аларга һәр намаз алдыннан тешләрен чистартырга әмер итәр идем” (Әхмәд Тәҗрид тәрҗ. том 3: 35) .

Хөтбәне тавыш-тынсыз тыңлау

Җомга хөтбәсе укылган вакытта тавыш-тынсыз калу тиешле. Сөйләшү исә – мәкрүһ булып санала. Укынган хөтбәне хошуг эчендә тыңлау һәр мөселманның вазыйфасы. Моның турында хәдис-и шәрифләрдә шулай дип әйтелә:

Җомга хөтбәсе укылган вакытта янындагыңа “сөйләшмә” – дип тә әйтсәң, буш сүз сөйләгән булырсың” (Бухари, Муслим, Әбү Дауд, Тирмизи, Нәсаи әт-Таҗ том 1: 288).

Кем җомга хөтбәсе укылган вакытта “сөйләшмә” – дип кенә әйтсә дә, сүз сөйләгән булыр. Сүз сөйләү исә җомганың савабыннан мәһрүм итә” (Әхмәд Тәҗрид тәрҗ. том 3: 101).

“Җомга һәм аның әһәмияте” китабыннан

Источник:  alhakk.ru

Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме