Суббота 20 апреля 2024 г.
Фаджр
02:20
Восход
05:15
Зухр
12:40
Аср
17:34
Магриб
19:59
Иша
22:14
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Корбан – Аллаһка якынаю йоласы

Корбан – Аллаһка якынаю йоласы

“Корбан” сүзенең лексик мәгънәсе “якынаю” дигәнне аңлата. Шәригаттә, ул Аллаһ ризалыгына ирешәм диеп, Аллаһ Тәгалә биргәнен корбан итеп чалып, Аллаһ Тәгаләгә якынаю дигән сүз.

Бу йола нәрсә белән бәйле?

Корбан, җир йөзендә яшәгән беренче кешеләр тарафыннан эшләнгән булган. Әдәм галәйһиссәләмнең Кабил һәм Хәбил ике малае шул йоланы үтәгән булганнар. Берсенең корбанын Аллаһ Тәгалә кабул итте, берсенекен юк. Кабил Хәбилдән көнләшеп, аны үтереп куя. Бу очрак Коръәндә искә алына. “Ий Мухәммәд г-м! Адәм г-мнең угыллары хакындагы хәбәрне хаклык белән укытыл. (Кабил белән бер карында яткан Әкълимә, Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды.) Ике егет корбан чалдылар, берсенеке ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе – Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте: "Ий Һабил мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен", – дип. Һабил әйтте: "Әлбәттә, Аллаһу тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер", – дип” (5:27).

Хайваннарны корбан итеп чалу, Ибраһим галәйһиссәләм белән булып узган вакыйга белән бәйле. Иләһи әмер белән Ибраһим галәйһиссәләмгә үз баласын Исмәгыйлне корбан итеп чалырга боерылды. Исмәгыйл Ибраһим галәйһиссәләмнең бердәнбер улы булган, ул Ибраһим галәйһиссәләм 86 яшендә булганда туган. Мондый карт кешеләрдә гадәттә балалар тумыйдыр. Дөреслектә, бу могъҗизалы туудыр! Үз баласына карата булган мәхәббәтенә карамастан, аның изгелегенә, картаймыш көннәрендә үзенә таяныч булуының өметенә карамастан, Ибраһим галәйһиссәләм, малае белән иләһи боерыгын карап чыгып, Исмәгыл корбан булып үләргә риза булгач, билгеләнгән урынга килделәр. Корбанга дип бөтен әйбер әзер булганнан соң бер тавыш яңгырады: “Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр” (37:106). Бала корбаны хайван корбанына алыштырылды. Ибраһим галәйһиссәләмгә икенче улы Исхак бирелде.

Кәүсәр сүрәсендә Аллаһ Тәгалә Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә һәм аның иярченнәренә корбан чалырга әмер итә: “Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!” (108:2). Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм Мәдинәдә яшәгәндә корбан чалып торган. Мәккәгә хаҗ кылганда, Корбан бәйрәме көнендә, ул үз кулы белән 63 корбанлык хайванын чалган.

Корбанга карата шәргый хөкем.

Хәнәфи мәзхәбендә корбан чалу вәҗиб (зарури) булып тора. Моңа дәлил Коръәндә бар: “Раббың ризалыгы өчен намаз укыгыл һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!” (108:2).

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйтте: “Кемнең корбан чалырга мөмкинлеге булып та, моны эшләмәсә, мәчетебезгә якынлашмасын”. Әхмәд 1/321, Ибн Мәҗәһ 3123, әд-Дәракъутни 2/545.

Җүндүб сөйләде: “Корбан бәйрәме көнендә мин Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм белән бергә булдым. Ул намазны укып беткәч, суелган тәкәләргә һәм сарыкларга күз салып әйтте: “Берәрсе намазга хәтле корбан чалган икән, аның урынына тагын бер сарыкны суйсын. Кем исә әле корбанны чалмаган икән, бисмилләне әйтеп чалсын!” әл-Бохари 10/20, Мөслим 1960.

Димәк корбан чалу зарури булмаган булса, пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм бәйрәм намазына хәтле чалган кешегә, аны яңадан эшләргә кушмас иде. “И’ля әс-Сүнән” 13/246.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйтте: “Әй кешеләр! Елына бер тапкыр бер гаиләдән корбан һәм гатыранычалу кирәк”. Гатыра – җәһилият заманында, Рәҗәб аеның соңгы 10 көнендә мәҗүси гарәпләр тарафыннан чалына торган корбан. Исламның беренче елларында рөхсәт ителгән булган, әммә аннан соң, бу йола гамәлдән чыгарылды. “Миннәтү мунгым” 3/329.». Әбу Дәуд 2788, әт-Тирмизи 1518, ән-Нәсәи 4235, Ибн Мәҗәһ 3125.

Әл – Ләйс, әл – Әүзәгый, Хәсән әл – Бәсри, Ибн Тәймия кебек галимнәр, корбанны вәҗиб (зарури) гамәл дип күрделәр. “әль-Мәбсүт” 8/12, “Мәҗмугыл-фәтәвә” 23/162.

Шулай итеп, юлчы булмаган, бәләгатькә ирешкән, сәләмәт булган, бәйрәм көненә зәкәт түләрлек малга ия булган кешегә корбан чалу зарури.

Корбан белән бәйле булган мәсьәләләр

1. Кем һәм ничек корбан чалырга тиеш?

Ел саен корбан чалу түбәндәге шартларга туры килүчеләр өчен вәҗиб:

1.мөселман булу;

2.акылы камил булу;

3.балигъ яшьтә булу;

4.ирекле булу (әсир, кол, хөкем

ителгән булмау);

5.мосафир булмау;

6.корбан чалу көнендә хәлле

кеше, нисабы булган кеше булу.

Нисаб – кешенең үзенең һәм аның тәрбиясендә торучыларның, йорт-кирәк ярагы, транспорты, ашамлыгы, киеме җитәрлек булудан тыш 85 гр. артык алтыны я шул күләмдә акчасы булу һәм бурычы булмау.

Алда санап үтелгән алты шарттан чыгып, түбәндәгеләрне белү кирәк:

1. Корбанлык хайванның бәясен түләтү өчен спонсор эзләү, бурычка акча алу яисә банктан кредит алу тыела, чөнки шаригать кануннары буенча корбан чалырга ниятләгән кешенең нисабы булырга һәм корбанлык хайванны сатып алу гаиләсенең хәлен авырайтмаска тиеш. Шуңа күрә дә бурычка, кредитка яисә спонсордан акча алып чалынган корбан кабул ителми. Әгәр дә инде корбан чалырга ниятләгән кешенең банкта акчасы булып та, төрле сәбәпләр аркасында ул акчаны Корбан бәйрәме көннәрендә ала алмаса, бары тик процентсыз ссуда алырга гына мөмкин.

2. Кәҗә, бәрән бер яшьтән дә ким булырга тиеш түгел. Әгәр дә алар бер яшьтән дә ким булып, гәүдәгә зур икән, корбан итеп чалырга ярый. Бәрән, сарык, кәҗә бер кешедән генә корбан ителә. Җәбирдән, Аллаһ ризалыгында булсын, сораганнар: «Бәрән суйганда эре терлек суйгандагы кебек өлешкә кереп буламы?». «Бу бары тик эре терлекне корбан итеп чалганда гына мөмкин», – дип җавап биргән.

Әгәр дә мөселман кешенең гаиләсе бар икән һәм ул аларны тәэмин итүче булса, ул чалган корбан гаиләсе исеменнән дә була. Абу Әюб әйткән: «Пәйгамәребез заманында бер мөселман кешесе гаиләсе исеменнән корбанга сарык чалган. Итнең бер өлешен гаиләсенә калдырып, калганы белән башкаларны сыйлаган. Кешеләр аның белән горурланганнар, димәк, аның нияте максатка ирешкән» (Ибн Маджа, ат-Тирмизи).Сыер, буйвол, үгез ике яшьлек, дөя биш яшьлек булырга тиеш. Андый хайваннарны бер кеше исеменнән дә, җиде кеше исеменнән дә корбан итеп чалырга була. Өлешкә кереп корбан чалганда һәр җиде кешенең дә корбан чалу нияте булырга тиеш, әгәр берсендә генә үзгә ният булса, калганнарның корбаннары кабул булмый. Әгәр дә корбан чалучы корбан чалу гамәлнең савабын үлгәннәр рухына багышларга теләсә, аңа тагын бер корбан чалырга туры киләчәк. Җәбир тапшырганча, «Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмике бәрән чалган, берсен үзеннән һәм берсен өммәтеннән (корбан чалу вазифасыннан азат итмәгән, фәкать барча исән һәм вафат мөселманнарга савабын багышлаган). Мондый корбан итен үзең теләгәнчә кулланырга була, шулай да аны таратсаң, үлгән кеше өчен савабы күбрәк.

Кеше изге гамәлләр кылып, үзенең рухи торышын яхшырта, калебен чистарта. Ә савапны үлгәннәргә багышлап кына, бу кешенең үзе исән чакта башкара алып та тормышка ашырмаган гамәлләренең савабын кайтара алмый. Шуңа күрә үлгәннәрне кайгыртканчы, башта үзең турында уйларга кирәк. Кайберәүләр корбанны Пәйгамбәребезсалләллаһу галәйһи вәсәлләмрухына багышлап суялар, шулай ук эре терлекне корбанга чалганда аны өлешкә кертәләр. Бу турыда ни Корьәндә, ни Сөннәттә дә берни әйтелмәгән. Пәйгамбәребез Аллаһ каршында шундый югарылыкта, ул безнең тарафтан мондый гамәлләргә мохтаҗ түгел. Аңа мәхәббәтебезне без Аллаһ Тәгалә кушканнарны башкарып, тыйганнарыннан тыелып кына күрсәтә алабыз. Әгәр дә бер мөселман эре хайванны бер үзеннән генә корбан итеп китерә икән, ул тулаем аның өчен генә була, ә җидедән бер өлеше генә түгел. Ул я аның үзеннән я бар гаиләсеннән санала. Шуңа күрә дә бер гаиләгә эре хайваннны өлешләп ният кылуның мәгънәсе юк, алар аның хакын бүлешсәләр генә.

2. Корбанга чалына торган хайван нинди булырга тиеш?

Корбанга чалына торган хайван сау-сәламәт булырга тиеш.

Начар күрү, кылыйлык, бер аякка аксап, башкаларына баса алу, тумыштан мөгезләре өлешчә я тулысынча булмау, тамгалы я киселгән колак очлары, берничә тешләре җитмәү, колак я койрыкның бер өлеше җитмәү, колаклары кыска булу, корчангы авыруы кебек кимчелекләре булган хайваннарны корбан итеп чалырга ярый.

Бер я ике күзе дә күрмәү, йөри алмаслык аксау, бер я ике колагы тулысынча киселгән булу, койрыгы яртылаш я тулысынча киселгән булу, җиленендә имчәкләре булмау, җелеге кибәрлек ябык булган, тумыштан койрыгы я колагы булмаган, көтүгә йөртүгә комачаулык китерүче дәрәҗәдә котырынган булган, нәҗес ашаучы хайваннарны корбан итеп чалырга ярамый.

3. Күпме вакыт эчендә корбан чалына?

Зөлхиҗҗәнең 10 көнендә Гает намазыннан соң башлап, Зөлхиҗҗәнең 13 көнне кояш баеганга кадәр корбан чалынырга тиеш. Корбан чалу урыны яхшы яктыртылса, төнлә дә корбан чалырга була. Башка очракта мәкрух.

4.Корбан чалу вакытында тәкъбир әйтү ярыймы?

Пәйгамбәребез аләйһис-сәлам сөннәте буенча корбан чалу әдәбе бар. Ул түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:

1. Корбан бәйрәмгә ике-өч көн кала корбанлык хайванны башкалардан аерып, аерым чиста урында тоталар.

2. Корбан чаласы көнне корбанлык хайванны бизәргә була (мөстәхәб).

3. Корбан чалырга ниятләгән кешегә барысын да үзе башкару яхшырак (сөннәт): пычак үткенләү, корбанлык хайванның арткы аягыннан башка өчесен бәйләү, Кыйблага каратып хайванны сул ягына яткыру, янәшәдәге кешеләр белән бергә тәкъбир әйтү. Тәкъбир: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, ләә илләһә илләлләһу, валлаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмд». Тәкъбирдән соң дога кылына: «Иннә саләәти вә нусуки вә мәхьйәйә вә мәмәәти лилләәһи раббил ааләмиин». Шуннан соң кулга пычак алып, «биссмилләh, Аллаһу әкбәр» дип корбанлык хайванны чалырга кирәк.

5. Ни өчен арткы аягын бәйләмиләр?

Корбанлык хайван тыпырчынмасын һәм качып китмәсен өчен өч аягын бәйләргә кушыла. Бер аягын исә иттән мөмкин кадәр күбрәк кан аерылсын өчен ирекле калдыралар.

6. Хатын-кыз корбан чалган урында була аламы?

Әгәр дә ул психологик яктан бу күренешне кичерә ала икән, корбанлык хайван яисә башка терлек чалганда, якында була ала.

7. Хатын-кыз үз кулы белән корбан чала аламы?

“Ир – ат булу” хайванны суйганда катгый шарт булып тормый. Шуңа күрә хатын-кызлар, ир – атлар кебек үз кулы белән корбан чала ала. Иң мөһиме, аны дөрес итеп чалырга кирәк. Алдагы хәдис хатын-кызларның үз кулы белән корбан чала алганына дәлил булып тора. Муаз ибн Садтан тапшырыла, бер заман, Кәгъб ибн Мәликнең кәнизәге Сел тавы итәгендә сарыклар көтүен көткәндә, бер сарык нык итеп авырып китте, аннан соң кәнизәк, кырые очлы булган ташны алып, шул сарыкны суеп куйган. Моннан соң, моның турында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә хәбәр иттеләр. Ул моның турында шулай итеп әйтте: “Бу итне ашагыз һәм берни турында борчылмагыз” (Муватта, Забаих, 4). Икенче бер хәдистән Әбү Муса әл-Әшәринең (разыяллаһу ганһе) үзенең кызларына, тәкбирне һәм Бисмилләне әйтеп, хайваннарын үзләренә чалырга киңәш иткәнен билгеле (Бухари, Адахи, 10). Кайбер фикһ китапларында, хатын-кызларга хайваннарны үзләренә суярга мөмкин булганы турында һәм шул ит хәләл булганы турында әйтелеп тә, ирләр суйса яхшырак була дип әйтелә, чөнки ирләр көчлерәк һәм бу эшне яхшырак башкарып чыгалар (Вәһби Зухайли, аль-Фикхуль-Ислами ва Адиллятуху, 4/297). Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм исә, үз кызлары өчен үзе корбан чала иде. Икенче яктан аның үз кызы Фатыймага мөрәҗәгат итеп: “Үз корбаның янына бар һәм карап тор. Аның беренче аккан кан тамчылары белән гөнаһларың гафу ителер” – дип әйткәне турында хәбәр ителә. Шушы риваяттән аңлашыла, Фатыйма (разыяллаһу ганһә) үзе өчен үзе корбан чалмаган. Бу мәсьәлә турыдан – туры хатын-кызның табигатенә бәйле. Чөнки, хатын гына түгел, һәр ир кеше дә кулына пычак алып, хайванны суя алмый. Кайбер ирләр тавыкны суярга куркалар, олы хайван турында әйтәсе дә юк. Мондый зәгыйфьлек ирләрдә булгач, хатын-кызларга бигрәк тә аны эшләү авыр, аларның табигате тагы да зәгыйфьрәк, алар ирләрдән хислерәк тә. Безнең гореф-гадәтләр дә шуны исбатлый. Шулай итеп, хатын-кызлар үзләре корбанны чала алса да, аларны шуңа мәҗбүр итәргә кирәк түгел.

8. Корбан чалу көне алдыннан күреме башланган хатын-кыз нишләргә тиеш?

Әгәр дә ул үз кулы белән корбан чалырга ниятләгән булса, бу очракта бу эшне башка мөселман ир-атка тапшыру яхшырак. Шул ук вакытта аңа корбан чалган урында, мәчеттән тыш Гает намазының вәгазендә булу тыелмый.

9. Корбанлык хайван хуҗасының корбан чалган вакытта булуы мәҗбүриме?

Пәйгамбәребез Мөхәммәдсалләллаһу галәйһи вәсәлләм кызы Фатыйманың корбанлык хайванын чалганда аны янына чакыра. Шулай булгач, хуҗаның булуы яхшы, ләкин мәҗбүри түгел.

10. Корбанлык хайван балаласа нишләргә?

Хайван үзе корбанга чалыныр, баласы я тере хәлендә сәдака кылыныр, я анасы белән бугазланыр яисә сатып, акчасы фәкыйрьләргә таратылыр.

11. Корбан чалырга ниятләгән Кеше ураза тотарга тиешме?

Юк, тиеш түгел. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм хәдисе буенча, кеше корбан чалырга җыенамы-юкмы, Зөлхиҗҗә аеының 9 көнендә, Корбан бәйрәмгә бер көн кала, ураза тотса яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: «Гарәфә көнне ураза тоту узган һәм алдагы еллардагы кече гөнаһларны бетерә(әт-Тирмизи, Ибн Маҗа, ән-Наса). Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм Корбан, әййәм әт-тәшрикъ (Зөлхиҗҗә аеының 11, 12, 13) һәм Рамазан бәйрәм көннәрендә, ураза тотуны тыйды. Корбан бәйрәме көнне, бәйрәм намазына чаклы һәм аннан соң да, корбан итеннән ризык әзерләгәнче ашамый торырга яхшы. Ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса яхшы. Мондый тыелып тору ураза тоту саналмаса да, аңа тиң санала.

12. Корбан хайванының сөякләре һәм ашарга ярамаган башка әгъзалары белән нишләргә?

Бу турыда махсус күрсәтмәләр юк, шуңа күрә аларны я тиешле урында чүплекләргә ташларга яисә аларны ашый торган хайваннарга бирергә кирәк.

13. Корбан итен күпме вакыт эчендә ашап бетерергә кирәк?

Сәлам бин әл Аква әйтүенчә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: «Корбан чалган кешенең өендә өченче көнгә корбан ите калмаса яхшы булыр». Киләсе елга Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вәсәлләмнән сораганнар: «Быел безгә корбан ите белән былтыргы кебек эшләргәме?» Ул җавап биргән: «Үзегез ашагыз, башкаларны ашатыгыз, запас ясагыз. Узган ел авыр булды. Мин сезнең башкаларга булышуыгызны теләгән идем» (Сахих әл Бохари, корбан чалына торган хайваннар турында бүлек, № 5569. Хәнәфи фикхы (Корбан чалу).

Хәдистән күренгәнчә, аерым вакыт билгеләнмәгән. Барысы да җәмгыятьнең экономик хәленнән тора. Корбан чалучыларга үз регионнарының экономик торышын истә тотарга кирәк. Әгәр дә экономик кризис сәбәпле мохтаҗлар саны арта икән, бик кирәк булмаса, корбан итен үзләренә калдырмасалар да була. Тиз арада корбан итен мохтаҗларга таратырга кирәк. Экономика стабиль вакытта, корбан итен запас калдырырга да ярый. Аны куллану вакыты саклау һәм куллану күләменнән генә тора. Суыткычлар булу корбан итен озак сакларга мөмкинлек бирә.

Корбан нәзер итеп чалынган икән, аны чалучыларга итен ашау тыела. Әгәр ашасалар, ашалган ит күләмендә акча хәер итеп таратыла.

14. Корбанга чалынган хайванның итен, тиресен, япмаларын сатарга буламы?

Али бин Әбү Талиб сүзләреннән: «Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм аның корбанлык хайваннары артыннан карарга кушты һәм аларның итен, тиресен, аларны каплаган әйберләрне хәер итеп таратырга кушты, корбанны чалучыга берни бирмәскә кушып: «Без аңа үзебез бирербез», – дип әйтте (килешенгән хәдис, и лә ас-сунан, 17/263).

Икенче хәдисендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: «Кем корбанга чалынган хайванның тиресен сата, аның корбаны булмас». Бу хәдисләрдән чыгып, корбанга чалынган хайваннарның итен дә, тиресен дә, алардан калган япмаларны да сатарга ярамый.

15. Корбан чалу урынына корбан хайваны бәясе күләмендә хәер тарату белән алыштырырга ярыймы?

Аллаһ Тәгалә Кәүсәр сүрәсендә (108) икенче аяттә әйткән: «Аллаһ Раббың хакына намаз кыл һәм корбан китер». Бу аяттә Раббың хакына корбан хайванының канын агызу турында сүз бара, аның исәбенә акча тарату турында түгел. Болай эшләргә ярамый, хәер тарату ул ирекле хәер тарату категориясенә керә, корбан чалуны алыштыра алмый.


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме