Четверг 28 марта 2024 г.
Фаджр
03:59
Восход
06:17
Зухр
12:46
Аср
16:59
Магриб
19:09
Иша
21:01
Вконтакте Одноклассники Youtube
Построим мечеть вместе!

Календарь событий

Рамазан аена әзерләнү

Рамазан аена әзерләнү

Кеше гомер буена нинди дә булса мөһим вакыйгаларга нык әзерләнә. Мисал өчен туйга әзерләнү. Тормышның иң әһәмиятле көнгә, киягә чыга торган кыз да, аны хатынлыкка ала торган егет тә, һәр икесенең гаиләләре дә, айлар буе әзерләнеп йөриләр. Кияугә чыга торган кызлар бу көн өчен күпме бирнәләрне әзерләп куялар?! Киленнәр берничә ай алдан репетировать итә башлыйлар, ничек атларга, ничек карарга, көләргә дип. Бер көн өчен һәм аннан соң гомер буе бәхетле булып яшәр өчен, күпме әзерләнә кияүләр һәм кәләшләр?! Ир белән хатын, баланы көткәндә дә аның тууына әзерләнәләр. Бала туганчы ук аңа караватлар, матур киемнәр сатып алалар. Бала мәктәпкә төшкәндә аңа китаплар, дәреслекләр, мәктәп формасын алып әзерләнәләр. Баласын армия хезмәтенә җибәргәндә, ата-анасы, балабыз исән-сау хезмәт итеп кайтсын диеп озату мәҗлесен оештыра, моңа алар алдан әзерләнә. Моның кебек мисаллар тормышыбызда бик күп. Әдәм баласы тормыш дигән юлда күп әзерләнә һәм яшәгән чакта әле тагын бик күп, аның өчен мөһим булган вакыйгаларга әзерләнеп торачак.

Кеше әзерләнә торган вакыйганың әһәмиятен аңласа, аның әзерләнү процессы да югары дәрәҗәдә булыр. Менә күп тә калмады, изге рамазан аебыз килеп җитә, иншәАллаһ. Бу айны каршылар өчен дә безгә әзерләнергә кирәк. “Ничек соң аңа әзерләник?” – дигәндә, икенче бер сорау бирергә кирәк – “Ни өчен бу айга әзерләнү кирәк?” – диеп. Бу сорауга җавап тапсак, бу айның никадәр мөбәрәк, изге булганын һәм аңа ничек итеп әзерләнергә кирәклеген аңлый алырбыз.

Рамазан ае – Коръән аедыр. Нәкъ бу айда изге “Кәләм Шәриф” иңдерелә башлады. Аллаһ Тәгалә моның хакта шулай әйтә:

شَهْرُ رَمَضَانَ الَّذِيَ أُنزِلَ فِيهِ الْقُرْآنُ هُدًى لِّلنَّاسِ وَبَيِّنَاتٍ مِّنَ الْهُدَى وَالْفُرْقَانِ فَمَن شَهِدَ مِنكُمُ الشَّهْرَ فَلْيَصُمْهُ

“Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһудан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидәятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сезләрдән Рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, руза тотсын!” (Бакара 185). Бу айның кыйммәтлеген арттыручы, аны унбер айның солтаны иткән Коръән Кәримдер. Бу изге китап шушы айның Кадер кичәсендә иңдерелә башлаган һәм шуңа күрә Рамазан ае бер мең айдан да хәерлерәк булып санала. Шул сәбәпле безгә бу айның бәрәкәтенә ирешер өчен, безгә үз тормышыбызның рәвешен Коръән белән тәңгәлләштереп куюы таләп ителә.

Әзерләник Рамазан аена, чөнки бу ай, Коръән ае! Коръән кешелекне коткарыр өчен җибәрелгән соңгы иләһи китап. Ул Кыямәт көненә кадәр бөтен кешелек дөньясы өчен иләһи хакыйкать чыганагы булып калыр. Бу китап, дөреслекне белән хаталыкны аеручы китаптыр. Бу айда Коръән Кәримне уку барыбыз өчен дә бурыч булып тора. Уку белән генә чикләнмичә, аның мәгънәсенә төшенү һәм Коръәндәге боерыклар буенча яшәү, шулай ук төп вазыйфаларыбызның берседер. Шуңа күрә Коръәнне өйрәнүдә, укуда, аңлауда һәм тормышта куллануда тырышлык күрсәтү мәҗбүри. Аны укырга, аңларга, өйрәнергә кирәк. Шулай итсәк, тормышыбызны рухландырып, җанландырып җибәреребез, иншәАллаһ!

Рамазан ае - ураза аедыр. Ураза ислам диненең биш баганасының берсе. Ураза тәнебезгә саулык, күңелебезгә тынычлык, рухыбызга исәнлек китерә. Бөтен сәләмәт булган мөселманнар шушы гыйбадәтне кылырга тиешләр.

Рамазан ае ул бер берсенә ярдәмләшү аедыр. Бу айда эшләнгән изгелекләребез өчен башка айларга караганда күбрәк савап бирелер. Бу айда зәкәтләр түләү хәерле, ай азагында аерым фитер сәдакасы бирелә. Мескеннәргә һәм фәкыйрьләргә шушы айда сәдака өләшү бик саваплы эш, бу ярдәмнәр аркасында кешеләр арасында бер берсенә карата ихтирам хисләре дә артып китәр.

Әдәм баласы үз тормышны алып бара алсын өчен, аңа, әлбәттә кием-салым, ризык кирәк, боларны алыр өчен акча кирәк. Эше булмаган, акчасы булмаган мохтаҗ кешеләр социлогик һәм психологик яктан авырлыклар кичерә. Мондый кешеләр үзенең эчке дөньясы белән килешә алмаган кебек, әйләнә-тирәдәге кешеләр белән дә килешә алмый. Икенче яктан, мондый кешене җәмгыять хөрмәт итмәсә, аның күңелдә төрле капма-каршылыклыр туарга мөмкин. Ураза тоткан кешеләр ураза җиткәч, үзләренә күп төрле ризыклар сатып алалар, бу айда Аллаһ Тәгалә руза тотканнарның табыннарына күп бәрәкәтләр бирә. Бүтән вакытта өстәлләрдә аш һәм бәрәңге генә булса, ураза вакытында Аллаһның рәхмәте белән бик тәмле ризыклар пешерелә, уразалылар туйганчы ашап тукланалар. Менә бу вакытта, өстәлләребез ризыктан сыгылып торган чакта, ашарга ризыгы булмаган кардәшләребезне дә онытмаса идек. Ислам динебезнең төп принцибы Пәйгамбәребезнең хәдисендә чагыла: “Кардәше ач булып, үзе тук килеш яткан бәндә бездән түгел”. Шушы принципка нигезләнеп яшәргә кирәк.

Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү, күңелдә олы сөенеч хисен тудыра. Бу хисне Рамазан аенда тулысынча тоер өчен, бүгеннән үк әзерләнә башларга кирәк. Ел буе мохтаҗлар юмарт мөселманнардан ярдәм көтәләр, Рамазанда исә аларның өметләре тагы да артып китә. Рамазан аенда күрсәтелгән мәтди ярдәмнәр, бөтен күңелләрнең тынычлык һәм бәхет хисе белән тулуына сәбәптер. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер хәдисендә әйтә:

المسلمُ أَخــو المسلم لا يَظلِمُه ولا يُسْلِمُهُ . ومَنْ كَانَ فِي حاجةِ أَخِيهِ كانَ اللَّهُ فِي حاجتِهِ، ومنْ فَرَّجَ عنْ مُسلمٍ كُرْبةً فَرَّجَ اللَّهُ عنه بها كُرْبةً من كُرَبِ يومَ القيامةِ ، ومن سَتَرَ مُسْلماً سَتَرَهُ اللَّهُ يَومَ الْقِيامَةِ

Мөселман мөселманның кардәше. Ул аңа золымлык кылмас, дошманга тапшырып бирмәс. Авыр хәлдә калган дин кардәшенә ярдәм күрсәткән мөселманга Аллаһ үзе ярдәм бирер. Мөселман үз кардәшен кайгыдан коткарса, Аллаһ Тәгалә аны Кыямәт көненең кайгыларыннан коткарыр. Мөселман үз кардәшенең гаепләрен яшерсә, Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнендә аның гаепләрен яшерер” (Riyazü’s-Salihin, Hadis No:246).

Бөтен мөселманнар бер-берсенә кардәш булып торалар. Аллаһ Тәгалә әйтә: “Мөэминнәр дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез, тезелегез, Аллаһудан куркыгыз, мөэминнәр арасына фетнә дошманлык салудан сакланыгыз, шаять Аллаһудан рәхмәт ителерсез” (Хүҗүрат 10). Без әти – әниебезгә, туганнарыбызга булышкан кебек, әйләнә-тирәдә яшәгән мохтаҗ дин кардәшләребезгә дә ярдәм итү мөһим. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйтте:“Мөэминнәр бер - берсенә карата булган мәхәббәттә, бер - берсенә карата булган рәхимлегендә, бер - берсен саклауда бер тәнгә охшашлар. Тәннең бер җире авырткан чакта, бөтен тәне йокысызлыктан һәм лихорадкадан интегер” (Buhârî, Edeb 27).

Тәравих намазы. Намаз мөэминнең мигъраҗы. Намаз кешене бозыклыктан һәм явызлыктан саклый. Намаз диннең терәге, күзебезнең нуры. Һәр мөселман биш вакыт намаз укырга тиеш, Рамазан аенда тәравих намазында катнашу өстәмә саваплар китерә.

Тәравих намазы сөекле Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) тарафыннан, Рамазан аенда укыла торган булган сөннәт намазы. Шәргый хөкем буенча тәравих намазы “сөннәт әл-мөәккәдә”гә (көчле сөннәт)кә керә, ул Аллаһ ризалыгы өчен укылган вакытта үткән гөнаһларга кәффәрәт булыр. Моның хакта сөекле Пәйгамбәребезнең бер хәдисе бар.

عن أبى هريرة رَضِىَ اللّهُ عَنْه قال: كَانَ رَسولُ اللّهِ يُرَغِّبُهُمْ في قِيَامِ رَمَضَانَ مِنْ غَيْرِ أنْ يَأمُرَهُمْ بِعَزِيمَةٍ فَيَقُولُ: مَنْ قَامَ رَمَضَانَ إيمَاناً وَاحْتِسَاباً غُفِرَ لَهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِهِ،

Әбү Һүрәйрәдән риваят ителә: “Рәсүлүллаһ (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) аларга каты рәвештә боермыйча, рамазан аеның төннәрен яшәтүгә өнди иде (ягъни төнге гыйбадәт кылуга). “Кем рамазан аеның төннәрендә иман белән, савапка ирешү өмете белән (тәравих) намазларын укыса, ул аның үткән гөнаһларга кәффәрәт булыр” (Buhari, Salatü’t-Teravih, 1).

Тәравих, гарәпчә “тәрвихә” дигән сүзенең күплек санындагы сүз, “ял иттерү” дигән мәгънәгә туры килә. Ул Рамазан аенда гына, ястү намазыннан соң 20 рәкәгаттән торган намаз, һәр дүрт рәкагаттән соң утырып торуны “тәрвихә” дип атыйлар иде, аннан соң бөтен шушы 20 рәкагатьлек нәфел намазы тәравих дип атала башлады.

Тәравих - ул сөннәт мөәккәдә (көчле сөннәт). Һәр ир вә һәр хатын-кыз өчен тәравих Рамазан аеның сөннәте булып тора. Ул ястү намазының 2 рәкәгать сөннәтеннән соң витергә хәтле укыла. Тәравих намазын җәмәгат белән уку сөннәт әл-кифая булып тора. Тәравихтә ун сәләм бирелә һәм биш тәрвихә (ял итеп, утырып тору) эшләнә, ягъни һәр ике рәкәгаттә сәләм бирелә, һәр дүрт рәкәгаттә бераз утырып ял ителә. Бишенче тәрвихәдән соң янә җәмәгат белән витер намазы укыла.

Тәравих намазының 20 рәкагать итеп укуы мөселманнарның күпчелеге тарафыннан кабул ителгән. Тәравих намазын мәчеттә җәмәгат белән укымыйча, өендә генә укыган кеше гөнаһлы булмаса да күп фәзыйләттән мәхрүм калган була. Мәчеттән тыш, берәр башка җирдә җәмәгат белән укылган тәравих өчен савап алынса да, мәчеттә җәмәгат белән укылганына барыбер җитмәс.

Тәравих намазын, һәр ике рәкагаттә сәләм биреп, ун сәләм белән тәмамалау яхшырак. Дүрт рәкәгаттә дә сәләм бирү дөрес. Сигез, ун яки егерме рәкәгаттә дә сәләм биреп тәмамларга була, ләкин алай эшләү мәкрүһ булып тора.

Тәравихның сөннәтлеге ураза белән бәйле түгел, ә вакыт белән бәйле, ягъни ул Рамазан аеның сөннәте. Шуңа күрә хасталык яки сәфәр аркасында ураза тотмаган кеше өчен тәравихны уку сөннәт булып кала (Fıkhi bilgiler için bkz, TDV İslam İlmihali, c.I, s.311, Büyük İslam İlmihali, Ömer Nasuhi Bilmen, S. 164).

Рамазан - гөнаһтан ераклашу ае.Бу айда савап ике өлешкә күбрәк языла. Ел буе изге гамәл кылу күркәм, бу айда изгелек эшләү тагы да күркәмрәк. Гөнаһ эшләү никадәр әшәке булса, бу айда гөнаһ кылу тагы да әшәкерәк гамәл булып санала. Бу сәбәптән хәрәмнәрдән, аеруча бөек гөнаһтан ерак булыйк. Акылыбызны җуйдыручы, безне фәләкатькә илтүче хәмердән, кешеләрнең яшәүләрен кайгы белән тутыручы, гаилә оясын җимерүче зинадан, үлемгә сәбәп булучы талашулардан ерак булыйк. Тормышыбызны тәртипкә салыйк. Сәхәргә кадәр булган вакытны телевизор яки интернетка багышлап, гомеребезне бушка үткәрмик. Бөек Аллаһ Тәгалә үз китабында әйтә:

إِنَّمَا يُرِيدُ الشَّيْطَانُ أَن يُوقِعَ بَيْنَكُمُ الْعَدَاوَةَ وَالْبَغْضَاء فِي الْخَمْرِ وَالْمَيْسِرِ وَيَصُدَّكُمْ عَن ذِكْرِ اللّهِ وَعَنِ الصَّلاَةِ فَهَلْ أَنتُم مُّنتَهُونَ

Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнауыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗум иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шайтан эше булган – нәҗесләрдән тыеласызмы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!” (Мәидә 91).

Тәмәкенең зарары турында сөйләп бетереп булмас. Рамазан ае шушы зыянлы нәрсәне ташлауга бер форсат булып тора. Бу айда, ураза тоткан кеше иртәннән алып кичкә хәтле тәмәке тартмыйча түзә ала икән, кич җиткәч тә тәмәкене авызга капмыйча түзеп, ай буена аны кулланудан баш тартса, Рамазан аеның азагына исә, иншәАллаһ бу хәтәр мәддәдән бөтенләй котыла алыр.

Каберләргә зиярәт. Рамазан аенда каберләрне зиярәт кылу да саваплы гамәл булып санала, ләкин ислам галәменең кайбер җирләрендә, динебезнең тәгълиматына һич тә туры килмәгән, зиярәт вакытында төрле кылануларны күзәтергә мөмкин. Каберләрне зиярәт кылуның максаты – анда яткан мәрхүмнәр өчен дога кылып мәгъфирәтне сорау, зиярәт кылган кешегә гыйбрәтьләнү. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) бер хәдисендә әйтә: “Каберләрне зиярәт кылыгыз, чөнки ул сезгә ахирәтне искә төшерер” (İbn Mace, Cenaiz; 47).

Бүгенге көндә зиратлар ахирәтне искә төшерүче урыныннан, дөнья эшләрен хәл итүче урынга әверелгән. Астаналарны, “яхшылар”, әүлияләр яткан каберләрне зиярәт кылучылар ахирәтне искә алып, анда күмелгән кешеләрнең дә кайчандыр бу җир йөзендә яшәп, теге дөньяга китеп барды дип аңлауга килергә тиеш, аңың үзенең дә бер көнне кабергә кереп китәчәген аңларга тиеш. Каберләр янында Коръәнне укып, укуда хасыйл булган савапларны мәрхүмнәргә багышлау кирәк. Моннан башка, зиратта ниндидер бүтән төрле гамәлләрне эшләү, кешегә файда урынына зарар китерергә мөмкин.

Аллаһның һәм Аның колларының хаклары. Гыйбадәттә Аллаһның һәм халыкның хаклары үтәлергә тиеш. Мөселман бәндәсе өстендә Аллаһ Тәгалә алдында хаклары булган кебек, ул яшәгән җәмгыять алдында да хаклары бар. Чын ихласлы мөэмин-мөселман бу ике төрле хакларны, аның җилкәсенә куелган авыр йөк дип кабул итмәсен, киресенчә шул хакларны, аның өстенә басып югары дәрәҗәләргә менәргә ярдәм итүче корал дип белсен. Гыйбадәт, асылда Аллаһ ризалыгы өчен эшләнсә дә, үз эченә кеше хакын үтәүне дә ала. Рамазан аенда кылына торган гыйбадәтләребез дә нәк шул шәкелдә үтәлергә тиеш.

Рамазан аебыз якынлашып килә. Озакламый аны каршыларбыз. Тәнебезне, җаныбызны Рамазанга әзерләгәндә, безнең өчен күп файда бар. Киләсе елларда бәлки аңа ирешә дә алмабыз. Бәлки бүтән аның фазыйләтьләреннән һәм бәрәкәтеннән файдалана да алмабыз. Ураза тоткан кеше – бәхетле, гозерсез калдырганы исә үз-үзенә зыян китерүче. Безгә Рамазан килә! Хикмәт, сөенеч, бәхет, бәрәкәт ае килә! Әзерләник дуслар, Коръән ае килә! Әзерләник, Рамазан килә!

Без укыган намазлар, тоткан уразалар, түләгән зәкәтләр, хаҗлар һәм башка төрле гыйбадәтләр савапларыбызны һәм изгелекләребезне арттыра. Әмма моның белән генә Аллаһның ризалыгына ирешеп булмый. Гыйбадәтләребез белән бергә әхләгыбызны да төзәтеп, әхләк кәмиллегенә ирешү тиешле. Рамазан аена кергәч, шушы әхләкны төзәтү юллары безнең өчен ачык була.

Аллаһ Тәгалә безне изге Рамазан аена керергә, аның бәрәкәтенә, фәзыйләтенә ирештерсен. Киләсе Рамазаннарны да без яраткан якыннарыбыз белән бергә куанычта, шатлыкта каршыларга насыйп итсен.


Поделится публикацией
ВКонтакт Facebook Google Plus Одноклассники Twitter Livejournal Liveinternet Mail.Ru

Возврат к списку


Материалы по теме